news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавируска күчмә тест үткәрүнең законлымы-түгелме икәнен аңлатты

Эшчеләр коллективында яңа коронавирус инфекциясенә тест үткәрү өчен аерым бүлмә һәм медицина бригадасы кирәк.

 Белгеч коронавируска күчмә тест үткәрүнең законлымы-түгелме икәнен аңлатты
Солтан Исхаков

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенә күчмә тестлар үткәрергә мөмкин, әмма анализны профессионаллар алырга тиеш. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Биредә гайре табигый әйбер юк. Иң мөһиме, әлеге күчмә процедураларны медицина хезмәткәрләре үткәрергә тиеш. Алар шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителгән. Материалны ничек алырга, аны кайда урнаштырырга икәнлеген дә беләләр. Шулай ук әлеге материалны алып кайтуга бәйле таләпләрне дә үтиләр», - дип искәртте спикер.

Авдонина пандемия вакытында анализ алуның мондый алымы Россиядә дә, чит илләрдә дә киң кулланылуын әйтте.

«Әгәр эш бирүченең ниндидер медицина оешмасы белән килешү төзү һәм күчмә тест үткәрү мөмкинлеге бар икән, бу рөхсәт ителә. Материал алыначак аерым бүлмә булу-булмау мәсьәләсендә таләпләр минималь һәм медицина бригадасы тиешле җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш», - диде ведомство башлыгы урынбасары.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, иң яхшысы – тестны медицина оешмаларында үткәрү. Ә күчмә тестны коллективта кемдер авырып киткән очракта гына уздырырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100