news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор идарәсендә чит илдә коронавирус йоктырсаң нишләргә икәнен аңлаттылар

Эпидемиологик вазгыять киеренке булганлыктан, татарстанлыларга үз гомерләрен куркыныч астына куймаска һәм чит илгә сәфәрләрне кичектереп торырга кирәк.

Роспотребнадзор идарәсендә чит илдә коронавирус йоктырсаң нишләргә икәнен аңлаттылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Чит илгә чыккан Татарстан кешеләре, яңа коронавирус инфекциясенең билгеләре күзәтелгән очракта, җирле табибларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Әлеге илдәге табибларга мөрәҗәгать итәргә, әгәр кунакханәдә яшисез икән, анда табиб булу-булмавын белешергә кирәк. Бу – идеаль вариант. Йә булмаса кунакханә хезмәткәрләре сезгә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәчәк. Бу ашыгыч ярдәм, яки якын-тирәдәге медицина оешмасы булырга мөмкин», - диде Авдонина.

Ул билгеләп үткәнчә, эпидемиологик вазгыять киеренке булганлыктан, татарстанлыларга үз гомерләрен куркыныч астына куймаска һәм чит илгә сәфәрләрне кичектереп торырга кирәк. «Без быел үзебезнең территориядә, Татарстан Республикасында ял итәргә киңәш итәбез», - диде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары.

«Татар-информ» агентлыгы Төркия курортларында яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары кисәк артуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100