Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лилия Галимова Татарстан халкын даруларны күпләп сатып алып куюдан туктарга чакырды
Коронавирус яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен шәхси дәвалау схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш.
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Татарстан халкын дару препаратларын запас итеп сатып алудан туктарга чакырды. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган атналык брифингта әйтте.
«Кызганыч, кешеләр авырып китә калсак дарулар булмас дип куркып, запас препаратлар сатып алу ажиотажы тудыра. Сатып алучыларның мондый агымы кайбер даруханәләрдә препаратларның бер өлеше, чыннан да, бетүенә китергән», — дип искәртте Галимова.
Аның сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне хәл итәргә кушкан. Татарстан Республикасында коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси даруханәләре җитәкчеләре белән очрашып, һәр конкрет учреждениедәге хәл турында фикер алыша.
Белгечләргә шул дарулар чынлап торып кирәк кешеләрне препаратлар белән тәэмин итү өчен кайбер дарулар сатып алуда туган ыгы-зыгыны хәл итәргә кирәк булачак.
Татарстан халкына табиблар күрсәтмәләрен: запаска дару сатып алмаска, шулай ук, белгеч билгеләмичә генә, профилактика сыйфатында дару препаратларын кулланмаска дигән кагыйдәне катгый үтәргә кирәк. Коронавирус яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен, аның сәламәтлек торышына һәм симптоматикага бәйле рәвештә, препаратны куллануның шәхси схемасы бирелә, дип искәртте ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.
«Үз сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга чакырам», — диде Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз