news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оперштаб һәм даруханә вәкилләре дарулар белән тәэмин итү турында фикер алышты

Россия Сәламәтлек өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыгы даруханәләрне барлык дарулар белән тәэмин итүне контрольдә тота.

Оперштаб һәм даруханә вәкилләре дарулар белән тәэмин итү турында фикер алышты
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда коронавируска каршы көрәшү буенча оператив штаб вәкилләре республиканың дәүләт һәм шәхси даруханәләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуның төп темасы — даруханәләрдә даруларның булуы. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуда Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль күзәтчелек (Роспотребнадзор), зур даруханә челтәре вәкилләре катнашты.

ТР вице-премьеры, оперштаб башлыгы Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Россия Сәламәтлек өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росздравнадзор), Монополиягә каршы федераль хезмәт (ФАС) һәм Сәүдә-сәнәгать министрлыгы даруханәләрне барлык дарулар белән тәэмин итүне даими контрольдә тота.

Грипп һәм ОРВИ белән авыру сезонына бәйле рәвештә, вируска һәм ялкынсынуга каршы препаратлар, антибиотиклар, витаминнар бик күп сатып алына. Шул ук вакытта товарларга бәяләр үзгәрмәячәк, чөнки тормыш өчен кирәкле препаратларны сату дәүләт тарафыннан җайга салына.

Татарстанлыларга табиблар киңәшен төгәл үтәргә: даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска, шулай ук профилактика сыйфатында белгеч рөхсәтеннән башка препаратлар кабул итмәскә кирәк. Коронавирус инфекциясе яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен шәхси дәвалау схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш.

Киңәшмәдә катнашучылар барлык даруларның булуын һәм бәяләр мәсьәләсен контрольдә тоту буенча эшне дәвам итү турында сөйләштеләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100