Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Covid-19га уздырылган тестлар саны буенча алдынгы 15 төбәк исемлегендә
Бүгенге көндә республикада 982,513 диагностика тикшеренүе башкарылган.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстан Covid-19 инфекциясенә тестлар саны буенча алдынгы 15 төбәк исемлегенә керә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Коронавирустан тест ясату күләме буенча алдынгы 15 төбәк арасында калабыз. Бүгенгә 982,513 тест ясалган. Бүгенгә тестлаштыру 181,6 тәшкил итә. Исегезгә төшерәм, норматив күрсәткеч 150 тәшкил итә», — диде Авдонина.
Ул тестлар 14 дәүләт һәм 5 шәхси медицина учреждениесендә, шулай ук Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелүен искәртте.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән.
Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның барлыгы 8596 очрагы теркәлгән. Бу чорда 7644 кеше (узган тәүлектә — 38 кеше) терелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз