news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән

Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең барлыгы 8596 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән
"Татар-информ" архивы

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясен йоктыруның 47 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Авыруның берсе читтән кайткан, 46 очракта коронавирус йоктырган кешеләр белән элемтәдә булучылар авырган. 11 кеше хастаханәдә, 36 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

 Иң күп авыручылар (23 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә.

Бүгенгә республикада Covid-19 инфекциясенең 8596 очрагы теркәлгән. Бу чорда 7644 кеше (узган тәүлектә — 38 кеше) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100