news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның җиде районында флюорография үткәрү күрсәткечләре түбән

Бу исемлектә Нурлат, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балтач, Мамадыш районнары.

Татарстанның җиде районында флюорография үткәрү күрсәткечләре түбән
Салават Камалетдинов

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның җиде районында флюорография үткәрү күрсәткечләре түбән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Бу исемлектә Нурлат, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Балтач, Мамадыш районнары. Ә яшүсмерләрне тикшерү күрсәткечләре Әтнә, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш районнарында һәм Казан шәһәрендә түбән.

«Пандемия һәм карантин нәтиҗәсендә флюорография кимү кебек тискәре күренеш күзәтелә. Алты айда 15 яшьтән узганнарга флюорография уздыру планның 39 процентын тәшкил итә. Ә яшүсмерләрне тикшерү 30 процент дәрәҗәсендә генә», — диде ведомство җитәкчесе.

Балалар арасында актив туберкулез авыруы да быел ике тапкыр кимегән, ләкин, Марина Патяшина сүзләренчә, бу да иммунодиагностика җитмәүдән булырга мөмкин.

Беренче яртыеллыкта иммунодиагностика 31 процент балага һәм 25 процент яшүсмерләргә генә үткәрелгән. Аеруча түбән күрсәткечләр 14 районда. Шул исәптән 4 районда — Питрәч, Менделеевск, Тәтеш, Апас районнарында — ул хәтта 3 проценттан ким. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100