news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табибларның коронавирус белән авыру сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелә башлый

Марина Патяшина, медицина хезмәткәрләрендә коронавирус ачыкланганда, эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә кагылышлы күрсәтмәләр әзерләнгәнен әйтте.

Табибларның коронавирус белән авыру сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелә башлый
Рамил Гали

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табибларның коронавирус белән авыру сәбәпләре һәм шартлары җентекләп тикшерелә башлый. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының пандемия шартларында эшләү темасына багышланган коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

Ул медицина хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе буенча куркыныч янаган категория төркемендә булуын искәртте. «Медицина ярдәме күрсәтелгәндә, барлык профилактика чаралары катгый үтәлергә тиеш. Хәзерге вакытта гадәти эш тәртибен үзгәрттек, барлык медицина оешмаларына бердәм форматтагы күрсәтмәләр әзерләдек», — диде.

Марина Патяшина сүзләренчә, бу, медицина хезмәткәрләрендә коронавирус ачыкланганда, эпидемиягә каршы чаралар үткәрүгә кагылышлы күрсәтмәләр.

«Хәзер табиблар йогышлану белән бәйле һәр очракта, без сездән билгеләнгән срокларда табиб авыруына китергән сәбәпләр һәм шартлар, коллективта эпидемиягә каршы чаралар уздыру буенча мәгълүмат көтәбез», — дип мөрәҗәгать итте республиканың баш санитар табибы Сәламәтлек саклау министрлыгына. 

  • Татарстанда коронавирустан тугыз табиб вафат булган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100