news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан дәвалый торган Россия препаратын унбиш илдә сатып алганнар

Бүгенге көннән «Авифавир» препараты Көньяк Африка Республикасының һәм Латин Америкасының җиде иленә җибәрелә башлады.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «Авифавир» Россия препаратын 15тән артык ил сатып алды. Бу хакта ТАСС Россия туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриевка сылтама белән хәбәр итә.

«Бу препарат [„Авифавир"] 15 тән артык илгә җибәрелде», — дип билгеләп үтте Дмитриев.

Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе әйтүенчә, бүгенге көннән «Авифавир» препараты Көньяк Африка Республикасының һәм Латин Америкасының җиде иленә — Аргентина, Боливия, Гондурас, Парагвай, Сальвадор, Уругвай һәм Эквадорга җибәрелә башлады. Шулай ук препарат якын чит илләргә җибәрелә.

Элегрәк «Татар-информ» Россиядә Covid-19дан беренче вакцина 10 көн эчендә теркәлергә мөмкин дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100