news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19 инфекциясеннән беренче вакцинаны теркәү вакыты билгеле булды

Россия препараты дөньяда коронавирус инфекциясеннән теркәлгән беренче вакцина булу мөмкинлеге бар.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан беренче вакцинаны ун көн эчендә теркәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Без әлеге вакцинаны Россиядә ун көн эчендә теркәүне көтәбез. Әлбәттә, Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан барлык процедуралар үтәләчәк. Алар вакцинаны сынап карауның беренче һәм икенче нәтиҗәләрен алды. Нәтиҗәләр бик яхшы булуы билгеле», — дип сөйләде Дмитриев.

Шулай ук Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе сүзләренчә, вакцина әлеге срокта теркәлсә, ул дөньяда Covid-19 инфекциясеннән беренче препарат булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100