Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирустан дәвалау буенча госпитальләрне җиһазлауга 2,7 млрд сум акча тотылган
Татарстанда яңа сәламәтлек саклау объектлары тиз арада йогышлы госпитальләргә үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә торган конструкцияләрне кулланып төзеләчәк.
(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча госпитальләрне җиһазлап бетерү өчен, федераль һәм республика бюджетларыннан 2,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Бу акчага компьютер томографлары, үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратлары, ашыгыч ярдәм машиналары, шәхси саклану чаралары сатып алынган. 2 млрд сум федераль казнадан күчерелгән, республика бюджетыннан 647 млн сум акча тотылган.
Татарстан бюджеты хисабына экспресс-диагностика уздыру өчен биш портатив мини-лаборатория сатып алынган, алар белән Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә йогышлы авырулар госпитальләре тәэмин ителгән.
Татарстан, илдә беренче булып, коронавируслы пациентлар белән эш тәҗрибәсен туплады. Эшне координацияләү өчен Татарстан шартлы рәвештә 5 округка бүленгән, 43 медицина оешмасының эш юнәлеше үзгәртелгән, йогышлы авыруларны дәвалау өчен 4728 ятак урын әзерләнгән. Хәзерге вакытта 19 лабораториядә тестлаштыру бара. Көн саен 5 меңгә якын анализ үрнәге тикшерелә.
"Татарстанда яңа сәламәтлек саклау объектлары тиз арада йогышлы госпитальләргә үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә торган конструкцияләрне кулланып төзеләчәк", - дип белдерде Марат Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз