news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан өченче кеше үлде

Пациент хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.

Татарстанда коронавирустан өченче кеше үлде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирустан өченче кеше үлде. Пациент Республика клиник хастаханәсендә дәваланган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Коронавирус белән авырган казанлыга 76 яшь булган, ул 26 апрельдә стационарга китерелгән. Пациент Covid-19 вирусыннан тыш, хроник обструктив үпкә авыруы, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм бронхиаль астма белән авырган.

Covid-19 диагнозын экспертиза раслаган. 

Республикада коронавирус белән авыруның 71 яңа очрагы ачыклануы хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100