Түбән Кама госпиталенә Covid-19 вирусы расланган беренче пациентны китерделәр

Түбән Камада барлыгы коронавирус йоктыруның 53 очрагы теркәлгән.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Түбән Кама госпиталенә Covid-19 вирусы расланган беренче пациентны китергәннәр. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Оператив штаб мәгълүматлары буенча, 3 майга Түбән Камада коронавирус йоктыруның тагын 7 очрагы расланган. Яңа очракларның барысы да авыру кеше белән аралашкан булган.

Алты кеше изоляциядә, табиблар күзәтүендә. Ике кешедә кискен тын юллары авыруы билгеләре бар, ә дүрт кешедә авыру билгеләре юк.

Түбән Камада барлыгы 53 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 71 яңа очрагы теркәлгәнлеге хәбәр ителгән иде.