news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина: Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк

Республика ведомствосында яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьне тотрыклы, әмма киеренке дип бәялиләр.

Марина Патяшина: Татарстанда өстәмә чикләүләр кертү өчен нигез юк
Солтан Исхаков

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе аркасында чикләү чараларын кире кайтару өчен нигез юк. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә вазгыять тотрыклы булып кала һәм Татарстанда өстәмә чикләү чаралары кертү өчен бернинди нигез күрмибез», — дип искәртте спикер.

Баш санитар табиб татарстанлыларның сәламәтлеге үзләренең җаваплылыгына бәйле булуын әйтте. Ул битлек киюнең әһәмияте турында искәртте, чөнки шәхси саклану чараларын кулланган очракта коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы кими, дип билгеләп үтте Патяшина.

«Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять тотрыклы, әмма киеренке булып кала», — диде ведомство җитәкчесе.

Ул соңгы ике көндә республикада коронавирус йоктыручыларның берникадәр артуын (моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда 4-5 кешегә) билгеләп үтте.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100