news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган
архив

(Казан, 11 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирусның 28 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге инфекцияне йоктыручылар 5 мең 930 кешегә җитте», — дип хәбәр итте спикер.

Аның сүзләренчә, авыру йоктыручылар белән аралашкан 946 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирустан 24 кеше терелүен әйтте. 35 кеше үпкәне ясалма җилләндерү — ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot