news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб тиешле витаминнарны кышын ничек алырга кирәклеген сөйләде

Аерым алганда, Валерий Сергеев кышка ризыкны тозлап һәм маринадлап әзерләп куярга тәкъдим итте.

(Казан, 2 гыйнвар, Татар-информ»). Кышкы чорда кирәкле витаминнарны төрле ысуллар белән алырга була. Аларны В.М. Горбатов исемендәге азык-төлек системаларының Федераль фәнни үзәге эксперты, медицина фәннәре докторы Валерий Сергеев санап күрсәтте. Бу хакта RT хәбәр итә.

Әйтик, ит һәм ит продуктларындагы шактый күләмдә булган В төркеме витаминнары аксым һәм энергетика алмашын җайга салу өчен кирәк. Баш миенә калий, магний, марганец һәм цинк А, С һәм Е витаминнары белән бергә кирәк, ди табиб.

Кешегә кирәкле витаминнар һәм минераль матдәләрне бергә кабул итү организмга аеруча кулай йогынты ясый, ди белгеч. Билгеле, ул витамин-минераль комплексларны ай дәвамында кабул итәргә киңәш итә, бу бигрәк тә аңа кадәр кеше салкын тию авыруын да кичергән булса файдалы булачак.

Моннан тыш, Сергеев кышка ит, яшелчә, гөмбә, җиләк-җимеш тозларга һәм маринадларга киңәш итә. Эш шунда ки, чит илдән кертелгән яшелчә, җиләк-җимештә еш кына, өлгерү вакытлары үтәлмәү сәбәпле, витаминнар саны аз була, дип аңлата ул.

Медик сүзләренчә, кеше организмы үзенә кирәкле витаминнар эшләп чыгарудан читләшкән. «Кирәкле күләмдә витаминнар һәм минераллар алу өчен без туклану рационнарын физиологик мөмкинлекләрдән ике тапкыр артыграк кулланырга тиеш», — дип искәртә эксперт.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, табиб-нефролог D витаминын кабул итүнең куркынычлыгы турында искәрткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100