news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб D витаминының зыяны турында кисәтә

Препаратны кандагы кальций дәрәҗәсен контрольдә тотканда гына кабул итәргә мөмкин.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). D витамины бөерләр өчен зыянлы булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәүнең 2нче клиник хастаханәсенең нефрология буенча баш табибы урынбасары Надия Фролова «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында искә төшерде.

Кальций кебек үк D витамины да бөерләргә авыр йогынты ясавы ихтимал. Ике матдә дә гиперкальцемиягә, ягъни кальций күләме нормадан артуга китерергә мөмкин, диде белгеч.

Шуңа күрә, Россиядә яшәүчеләр «кояш бик аз булган климат»та яшәсәләр дә, аларга вазгыятьне медикамент юл белән төзәтергә омтылуда сак булырга кирәк.

«Әгәр сез D витамины эчәсез икән, кальций дәрәҗәсен күзәтергә кирәк», — диде табиб-нефролог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100