news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

1 сентябрьдән бала карау өчен больничный түләвенең күләме артты

7 яшькә кадәрге баланы карау буенча больничный уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә 1 сентябрьдән 7 яшькә кадәрге баланы карау өчен больничный түләве хезмәткәрнең стажына карамастан, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә бирелә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, балалы гаиләләргә ярдәм итү чарасын Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында тәкъдим итте.

Гомуми кагыйдә буенча хезмәткә яраксызлык буенча пособие күләме иминиятләштерелгән затның иминият стажының дәвамлылыгына бәйле. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исәпләүләре буенча, 1,5 миллионнан артык ата-ана больничный түләвен арттыруга дәгъва итә алачак.

Дәүләт башлыгы үз чыгышында шулай ук мәктәп яшендәге балалы гаиләләргә 1 сентябрьгә җыену өчен 10 мең сум түләргә тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100