news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 10 мең сум күләмендәге пособиене 500 меңгә якын мәктәп укучысы алган

Республикада әлеге пособиегә барлыгы 563 мең кеше дәгъва кыла.

(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Татарстанда 484 меңнән артык бала Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча бер тапкыр бирелә торган пособиене алган инде. Республикада 10 мең сум күләмендәге пособиегә барлыгы 563 мең кеше дәгъва кыла. Бу хакта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге хәбәр итә.

Пособиене бүген түли башладылар. Аңа Россиянең барлык мәктәп укучылары: 2021 елның 1 сентябренә кадәр алты яше тулган балалар, 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган үсмерләр, шулай ук мәктәп программасы буенча укуын дәвам итүче мөмкинлекләре чикләнгән 18-23 яшьлек егет-кызлар өметләнә ала.

«Гаризалар әле өч ай дәвамында – октябрь ахырына кадәр кабул ителәчәк», - дип искәрттеләр фондың матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100