Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк иттеләр
Шагыйрь Рәдиф Гаташ галимнең уникаль хезмәтләр авторы булуын шул рәвешчә шаяртып ассызыклады.
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловка «үзеңнән соң дәвамчыларыңны эзләр өчен» дип фонарь бүләк итте. Бу хакта ул галимнең 80 ел яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәдә сөйләде.
«Яшьләр, ана телебезне аңлаучылар булырмы, юкмы? Үзе шикелле галим, язучылар үсәрме? Шуларны, дустым, син дә киләчәкне яктыртып, шул фонарь белән эзлә», — диде ул. Галим бүләк ителгән фонарьне яктыртып та карады.
Рәдиф Гаташ Хатыйп Миңнегулов белән илле ул таныш булуын әйтте. «Бик мавыгучан иде, энтузиаст булды. Әмма кызыллыгы бетеп, милләткә мәхәббәткә күчте. Милләт өчен хезмәттән дә, татар өчен яшәүдән дә зуррак нәрсә юк икән дигән уйга килдем. Күргәнегезчә, тау-тау эшләр башкарды. Уен-көлке ярата ул. Мөхәммәт Мәһдиев аны көлгәндә күзлеген төшерә-төшерә көлә дия иде», — диде шагыйрь.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз