news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хатыйп Миңнегулов: Мәгарифебез өчен Галимҗан Ибраһимов кебек көрәшүчеләр җитми

«Мәгарифебез, телебез авыр хәлдә. Шушы юлда кемнәр көрәшергә тиеш соң?» — диде әдәбият галиме.

Хатыйп Миңнегулов: Мәгарифебез өчен Галимҗан Ибраһимов кебек көрәшүчеләр җитми
Салават Камалетдинов

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, хәзерге вакытта милли мәгариф өчен Галимҗан Ибраһимов кебек көрәш алып баручылар җитми.

«Мәгарифебез, телебез авыр хәлдә. Шушы юлда кемнәр көрәшергә тиеш соң? Андыйлар юк дәрәҗәсендә. Ибраһимовның мәгариф өлкәсе турында мондый сүзе бар: „Әгәр бер милләт икенчесен үтерергә уйлый икән, ул аның милли мәгарифен, телен юк итә". Галимҗан Ибраһимов кебек көрәшүчеләр җитми» — диде ул «Галимҗан Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.

Хатыйп Миңнегулов Галимҗан Ибраһимовның берьюлы берничә тармакта эшләгәнен искә алды. «Ул моны мәҗбүриләп түгел, ихтыяри рәвештә алып барган. Аның үз милләтен кузгатырга, аны гафләт йокысыннан уятырга омтылган. Ул хәзер дә безнең өчен үрнәк булып тора», — диде ул.

«Соңгы елларда Галимҗан Ибраһимовның томлыклары, китаплары басылып чыга. Дөресен әйткәндә, укучылар түгел, укытучылар арасында да әсәрләре белән дә аннан-моннан гына танышып чыгучылар бар. Шушы кимчелекне бетерергә иде. Язучының әсәрләрен беләсең икән, аның хакында үзең дә фикерли аласың бит», — дип саный галим.


Гыйльми чараны институтның татар әдәбияты кафедрасы оештырды. Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм гомуми һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конференциядә Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан (Каракалпакстан), Башкортстан, Татарстанның яшь галимнәре белән беррәттән, республиканың 8-11 класс укучылары да чыгыш ясады.

Конференция галим, мөгаллим, язучы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100