news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фоат Галимуллин: Әмирхан Еники Галимҗан Ибраһимовның исемен аклау өчен зур эш башкара

«Әмирхан Еники Татарстан өлкә комитетына һәм Үзәк партия комитетына Ибраһимовның исемен аклау турында мөрәҗәгать язган булган», — диде әдәбият галиме.

Фоат Галимуллин: Әмирхан Еники Галимҗан Ибраһимовның исемен аклау өчен зур эш башкара
Солтан Исхаков

(Казан, 11 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Фоат Галимуллин татар язучысы Әмирхан Еники Галимҗан Ибраһимовның исемен аклау өчен мөрәҗәгать язган булганы турында сөйләде.

«Галимҗан Ибраһимовның исеме аклануда татар әдәбияты классигы Әмирхан ага Еникинең роле бик зур. Без аны тыныч кына, ипләп кенә йөри торган әдип буларак күз алдына китерәбез. Ә Еники Татарстан өлкә комитетына һәм Үзәк партия комитетына Ибраһимовның исемен аклау турында мөрәҗәгать яза. Мондый мөрәҗәгать ясар өчен никадәр кыюлык кирәк булган?!» — диде ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Галимҗан Ибрагимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә.

Галим әйтүенчә, 1937 елның 29 августында Галимҗан Ибраһимовны халык дошманы дип гаепләп, Кырымда шифаханәдә булганда кулга алып, Казанга алып кайталар. Шәһәрнең Пләтән төрмәсенә ябалар. «Ул авыр шартларда озак яши алмый, 1938 елның 21 гыйнварында һәлак була. Аның кабере дә төгәл генә билгеле түгел», — диде ул.

«Казанның Пләтән төрмәсендә үлгән кешеләрне шәһәрнең Архангел зиратында җирләгәннәр, диләр. Галимҗан Ибраһимовны кайда җирләгәннәрен ачыклау өчен, татар язучысы Афзал Шамов 1938 елларда Пләтән төрмәседә эшләгән бер кешене эзләп таба. Ул кеше Ибраһимовның кабере кайда булырга тиешлеген чама белән күрсәтә», — диде Фоат Галимуллин.

Әдәбият галиме Казанның 89 мәктәп директоры Вазыйх Надриев һәм аның хатыны Фатыйма ханым Галимҗан Ибраһимовның исеме 1956 елда аклангач, мәктәптә музеен оештыруларын әйтте. «3 мең акча җыеп, 1966 елда мәктәп янында бюстын куйдылар. 1970 елда Мәдәният министрлыгы кабере өстенә барельеф куйды. Барельеф шәһәрнең читендә тора», — диде ул.

«Татарстан Дәүләт Советында эшләгән вакытта ел саен 9 майда фронтовиклар каберенә чәчәкләр куярга барганда Галимҗан Ибраһимовның каберенә дә чәчәк салып чыга идем. Ни кызганыч, аның каберенә баручы кеше юк. Безгә аның кабер янында мөмкин кадәр еш булырга, анда дога кылырга, аны искә алырга кирәк. Кәрим Тинчурин, Шамил Усмановларыбыз да шунда ята бит», — дип искәртте Фоат Галимуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100