news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һәр керәшен өчен җан атып эшләүче Людмила Белоусова Медиапитрауның әһәмиятен әйтте

Һәр керәшен өчен җан атып эшләүче Людмила Белоусова Медиапитрауның әһәмиятен әйтте
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» АҖ янында «Туганайлар» керәшен мәдәни-агарту газетасы редакциясе Медиапитрауында Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры һәм матбугат ветераны Людмила Белоусова да фикерләре белән уртаклашты.

«Безнең керәшеннәрнең этномәдәниятен популярлаштыру, киң катламнарнарны таныштыруда Медиапитрауның әһәмияте әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур. Туган республикабызның медиатармак вәкилләренә дә олы бер тантана бит бу. Мамадышның данлыклы Җөри авылындагы Тырлау аланында үткәрелүче республикакүләм Питрауга бөтен теләүчеләрнең килеп җитә алмавы да ихтимал. Ә Казан үзәгендә, «Татмедиа» бинасы янында уздырылучы Медиапитрауда шәһәр халкы да, журналистлар да рәхәтләнеп күңел ача, бергәләп бәйрәм итә. Керәшеннәрдә бәйрәмнәр атна буена бара инде ул», – дип сөйләде әңгәмәдәш «Татар-информ»га.

«Коллегаларга бик зур рәхмәт, дип әйтәсем килә. Чөнки үзем дә озак еллар «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасын җитәкләдем. Бүгенге көндә дә монда хезмәт куючы яшьләр эшебезне бетмәс-төкәнмәс яшьлек энергияләре белән дәвам итәләр. Шушы Питрау проектлары баруына бик нык куанам, «Татмедиа» җитәкчелегенә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. «Туганайлар» газетасына ярдәмегез, керәшен йолаларына хөрмәтегез һәм инициативаларга ачык карашыгыз өчен ихлас рәхмәт», – диде ул.

Шулай ук керәшеннәр лидеры үз чыгышында Питрау атнасы олылап бәйрәм ителүен билгеләде. Зәй, Сарман, Чистай, Кукмара һәм Татарстанның башка районнарында керәшеннәр Питрауны инде олылап бәйрәм иткәнен дә әйтте җитәкче.

Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot