Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быел Шигърият бәйрәме булмый калыр дип борчыла
Татарстан мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте әлегә бу темага ачыклык кертә алмады.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Рәдиф Гаташ быелгы махсус санитар-эпидемиологик режим чорында Тукай һәйкәле янында Шигырь бәйрәме булмау куркынычы өчен борчыла. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә әйтте.
«Тукайның туган көнендәге шигырь бәйрәме дә булмас дип бик борчылам. Бик күңелсез булыр инде. Мин ул бәйрәмдә 1966 елдан бирле катнашып киләм, шактый еллар алып барырга да туры килде. Ул безнең милли рухның бер бәйрәме иде. Туган тел бәйрәме! Аның быел булмау куркынычы шом уята», — ди шагыйрь.
Рәдиф Гаташ быел Татарстан Язучылар берлеге съезды да булырга тиешлеген дә искә алды. «Республика тантаналары да көтелә иде. Уйланырлык әйберләр күп», — ди Рәдиф Гаташ.
Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте әлегә бу темага ачыклык кертә алмады. «Мәгълүмат алышынып тора, әлеге хәл ителмәгән», — дип җавап бирделәр министрлыктан.
Шигърият бәйрәме Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янында куелган Тукай һәйкәле янында оештырыла. Алдарак елларда Тукай премиясенә лауреатлар да биредә игълан ителә иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз