Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Halal Market турында халык: Хәләл продукция бик кирәк, андый җирдән ышанып алабыз
Казанның Агросәнәгать паркында бары хәләл продукция генә сатучы ярминкә эшли башлады.
Агросәнәгать паркында XIV «Россия –Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы кысаларында Russia Halal Market ачылды. Ярминкәдә 400 ноктада бары хәләл товарлар гына тәкъдим ителә. Ярминкәдә халык бүген үк продукция сатып ала башлады.
Алексеевск районы Юеш Көрнәле авылыннан килгән Наилә Вәлиуллина хәләл тамгасы булган җирдән ышанып алуларын әйтте. Наилә ханым ярминкәгә апасы белән белмичә генә килеп эләккән.
«Хәләл продукция бик кирәк. Мондый җирләрдән ризыкны ышанып алабыз. Әле беренче тапкыр гына килдем монда. Шулай да кыйммәт, безнең кебек пенсионерлар кесәсенә суга», – дип сөйләде ул.
Казанда яшәүче Рәйсә Әхмәтшина да хәләл ярминкәләрнең кирәк булуын әйтте.
«Монда ярминкә булса, киләбез, карыйбыз, беркайчан да ярминкәләрне калдырганбыз юк. Әйбер күп. Хәләл колбасалар алдык. Бик әйбәт булган. Ярминкә турында күбрәк сөйләсәләр, халык күп киләчәк», – диде ул.
Russia Halal Market 17-21 май көннәрендә эшләячәк. Ярминкәдә Татарстан, Россия, Иран, Сенегал, Малайзия, Төркия һәм башка илләрдән хәләл товарлар сатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз