news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хабаровск губернаторы авиаһәлакәттә исән калган кыз бала турында сөйләгән

16 ноябрь Хабаровск краенда матәм көне дип игълан ителгән.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Төбәк губернаторы Вячеслав Шпорт Хабаровскида авиаһәлакәттә исән калган кыз бала укытучысы белән кызның әбисе янына очкан, дип сөйләде, дип хәбәр итә "Известия".

Кыз баланың әнисе Хабаровскида яши, җәй көне ул икенче баласын тапкан. Кыз бала Хабаровскидан Нельканга җирле мәктәп укытучысы озатуында очкан, хатын-кыз башка пассажирлар белән бергә һәлак булган.

Вячеслав Шпорт  «Россия 24» телеканалы эфирында кыз үз аңында, табиблар баланың баш мие селкенгәнлеген һәм сынган урыннары булуын белдерделәр, дип ачыклык керткән.

«Комсомольская правда» үз сайтында "укытучы баланы гәүдәсе белән каплап саклап калган", дип белдерә.

“Хабаровск авиалинияләре” ФДУПнең Хабаровск — Нелькан юнәлешендә оча торган L-410 самолеты 13.00 сәгатьтә һәлакәткә очраган. Ике пилот, 4 пассажир һәлак булган, кыз бала исән калган, дип хәбәр итә iz.ru порталы.

16 ноябрь Хабаровск краенда матәм көне дип игълан ителгән, авиаһәлакәт очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100