news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗилар табибларга баш һәм тамак авыртуларыннан ешрак мөрәҗәгать итә

Быел “ДУМ РТ ХАҖ” программасы белән Согуд Гарәбстанына егерме табиб барды, диде программа җитәкчесе.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Хаҗилар табиб янына күп очракта баш һәм тамак авыртуларыннан зарланып килә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды. Матбугат конференциясе 2018 ел хаҗына нәтиҗәләр ясауга багышланган иде.

“Быел хаҗилар белән Согуд Гарәбстанына егерме табиб барды. Без мактана алабыз, чөнки башка операторлар моның кадәр табиб алмый. Алар арасында терапевт, хирургтан башлап, травматологка кадәр бар. Әлеге табиблар хаҗига беренче ярдәмне күрсәтә ала”, - диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Хәзрәт сүзләренчә, хаҗ сәфәренә кузгалганчы, табиблар, бар нәрсәгә әзер булу өчен, теге яки бу хаҗиның нинди авыру белән чирләргә мөмкин булуын һәм хроник авыруларын да тикшерә.

“Хаҗилар тукталган һәр кунакханәдә медпункт бүлмәләре әзерләнә. Анда табиблар 24 сәгать дәвамында кизү тора. Һәр кешедә нинди дә булса авыру бар. Бу – үзенә күрә бер мөмкинлек, хаҗи авырыймы-авырмыймы табибка күренеп чыга. Өйдә булганда әле ул табибка барып йөри алмыйдыр да бәлки. Ә монда хәле авырмы-юкмы барыбер табибка мөрәҗәгать итә”, - диде Ранис Вахитов.

“ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчәсе хаҗиларның күп очракта нинди авырулардан зарлануын да әйтеп узды.

“Хаҗилар берәр җире сыдырылып кына китсә дә, табибларга мөрәҗәгать итә. Әмма шунысын әйтергә кирәк, ешрак баш һәм тамак авырту белән мөрәҗәгать итәләр. Чөнки Согуд Гарәбстанында бик эссе, күпләр салкын су эчәргә мәҗбүр. Шулай ук бүлмәләрдә эшләп торучы кондиционерлар да тамак авыртуларына “ярдәм итә”, - диде Ранис Вахитов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100