ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

“ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе хаҗ кылу өчен кирәкле төп ике документны атады

15 октябрь 2018, 15:34 , Фото: Султан Исхаков

“ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе хаҗ кылу өчен кирәкле төп ике документны атады Оператор белән килешү һәм банк аша акча күчерү турындагы квитанция – гарантия бирүче документлар, диде Ранис хәзрәт Вахитов.

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе, хаҗга җыенганда, кулда төп ике документ булырга тиешлеген әйтте. Бу хакта ул бүген матбугат очрашуында, “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә сөйләде. 

  • Быел Уфада "Хаҗ-фонд" туристлар оешмасыннан юллама алган 98 хаҗи Согуд Гарәбстанына бара алмый калды. Чаллыда теркәлгән "Хаҗ-фонд" оешмасы мөселманнарның изге җиренә барыр өчен туристларга квота таба алмаган. Башкортстанда яшәүче хаҗиләр юлламаларны Уфада ачылган офистан сатып алган була. Юлламаның хакы - 95 меңнән алып 190 меңгә кадәр. Соңрак билгеле булганча, "Хаҗ-фонд" компаниясе Согуд Гарәбстанына җибәрүче туристик операторлар исемлегеннән алынган һәм бу елны Мәккәгә хаҗ кылуны оештыру буенча аккредитациядән мәхрүм ителгән.

“Хаҗи күп очракта үзенең хәзрәтенә ышана. Ул хәтта нинди оешма аркылы хаҗ кылырга барачагын белми дә. Шуңа күрә иң элек компания белән килешү төзергә кирәк. Икенчедән, банк аша шушы компаниягә акча күчерергә тиешсең. Түләүне керткәч, булачак хаҗиның кулында ике документ була – оператор белән килешү һәм акча түләве турында квитанция. Бу - мөһим ике документ. Мин гаҗәпләнәм: ничек инде хаҗилар каядыр барып акча түләгән һәм кулларында моны раслаучы берни дә юк?! Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, алдан килешү төзергә һәм квитанция буенча акча күчерергә кирәк. Болар - гарантия бирүче документлар. Мин башка компанияләр өчен җавап бирә алмыйм. Әмма үзебез шушы таләпләр буенча эшлибез", - диде Ранис хәзрәт Вахитов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10