news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хаҗга сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл итеп карыйм - хаҗия

"Мәккәдә үлеп калган кеше җәннәткә керә ди, безгә ничек язгандыр", - диде 68 яшьлек Зәригә Мөхәррәмова.

(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Хаҗга сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл итеп карыйм . Бүген Татарстаннан Хаҗ сәфәренә киткән Зәригә Мөхәррәмова "Татар-информ" хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

Бүген Татарстаннан Хаҗ сәфәренә беренче төркем китте. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Башкортстан һәм Чувашия республикасыннан җыелган 49 кешелек төркем Согуд Гарәбстанына Россиядән китүче беренче төркем.

“Хаҗга барырга 10 ел җыендым, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Түбән Кама шәһәреннән Зәригә Мөхәррәмова. – Быел Аллага шөкер насыйп булды. Былтыр да талпынган идем, акча җитеп бетмәде. 68 яшьне тутырдым. Дулкынландыра, әмма куркытмый. Без Аллаһ юлындагы кешеләр, сынавын да, җиңеллеген дә үзе бирер. Якыннарым белән елап аерылыштык. Хаҗга ерак сәфәр итеп кенә түгел, соңгы юл дип карыйм. Мәккәдә үлеп калган кеше җәннәткә керә ди. Ничек язгандыр, Ходай кулында барысы да. Безнең шәһәрдән бер әби шунда үлеп калырга теләп, 9 тапкыр Хаҗ кылды. Әмма язмагач, ел саен әйләнеп кайта иде. Шуннан кайткач, үз өендә йоклаган җирдән җан биргән. Бу да – бәхетле үлем. Мин дә Аллаһы Тәгаләгә үземне тапшырдым. Безнең ни күрәчәкләр алдан язылып куйган. Моның өчен кайгырырга кирәкми”.

Исегезгә төшерәбез, быел Хаҗ кылырга Татарстаннан 1700 кеше китәчәк. Алар иң элек Бакуга оча, аннары Дубай аша Мәккәгә юл тотачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100