ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
1 сентябрьгә Казан федераль университетының рәсми сайты татар телендә дә эшләячәк
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан көннәре хөрмәтенә оештырылган гала-концертны ачты
Барлык уеннарга да бер төрле әзерләнәбез – Рифат Җамалетдинов
"Татар-информ" сайтында соңгы 24 сәгатьтә 200 меңнән артык укучы булган
17 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Камил Сәмигуллин: Ислам диненә тартылучылар күп, шуңа хаҗ кылырга теләүчеләр дә арта

12 август 2017, 22:43

Камил Сәмигуллин: Ислам диненә тартылучылар күп, шуңа хаҗ кылырга теләүчеләр дә арта Бүген Казаннан 49 кеше, беренчеләрдән булып, Хаҗ сәфәренә кузгала.

(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казаннан беренче төркем дин әһелләре Хаҗга юл тотачак. Аларны Казан халыкара аэропортыннан туганнары гына түгел, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да озатты.

“Ислам диненә тартылу елдан-ел арта, шуңа күрә Хаҗ кылырга баручыларның саны да үсә, – диде ул журналистларга. – Яшьләр күп килә. Быел Татарстанга 1200 квота бирелгән иде, аннан соң тагын 500 урын өстәлде. Барлык урыннар да тиз арада тулды. Бездән бүгенге көнгә кадәр буш урын сораучылар булды. Алар инде 2018 ел өчен чиратка язылып куйды".

Мөфти сүзләренчә, татарстанлылар гына түгел, Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләр дә Татарстан операторы аша очарга тели. “Бу күпчелек вәгазьләрнең татар телендә алып баруы белән аңлатыла. Һәм без илдә Хәнәфи мәзһәбенең бар шартларын үтәүче булып торабыз”, – диде ул.

Бүген Хаҗ сәфәренә Татарстанның Казан, Әлмәт, Түбән Кама кебек шәһәрләреннән тыш, Уфа, Чувашиядән җыелган дин әһелләре сәфәргә кузгала. Алар беренче булып Бакуга очачак. Аннары исә Дубай аша Мәккәгә юл тотачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр