news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәзрәт Рамазан аенда ковидтан вакцинаны кояш баегач ясатырга киңәш итте

«Вакцина ясау уразаны бозмый», — ди Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков.

Хәзрәт Рамазан аенда ковидтан вакцинаны кояш баегач ясатырга киңәш итте
Михаил Захаров

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков Рамазан аенда коронавируска каршы вакцинаны кояш баегач ясарга киңәш итте.

«Вакцина ясау уразаны бозмый. Бу — Нәзарәтнең фикере. Ләкин кайбер галимнәр боза дигән фикердә. Шуңа да кеше: „Шөбһәм булмасын“, — дип әйтә икән, бу вакытта вакцинаны кич белән, кояш батканнан соң ясатырга була», — диде ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

Элегрәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Спутник V» вакцинасын хәләл дип таныды, дип язган идек

news_right_1
news_right_2
news_bot