Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәзрәт ир-атларга күз зинасыннан саклану өчен киңәш бирде
Ир кешенең уйлары башка хатын-кызлар турында түгел, ә үзенең тормыш иптәше турында булырга тиеш, ди Алмаз хәзрәт Мөхлисов.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атлар чит хатын-кызларга карап, күз зинасы кылмас өчен киңәш бирде.
«Пәйгамбәребез: „Куллар, аяклар вә күзләр зина кыла аладыр“, — дип әйтте. Чит хатын-кызга карау күз зинасы була. Шулай ук пәйгамбәребезнең: „Беренче караш үзең өчен, икенче караш сиңа каршы“, — дип әйткән сүзләре бар. Күзләрне йомып йөреп булмый. Беренче тапкыр караш ташладың икән, кире әйләнеп борылып караудан сакланырга кирәк», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.
Алмаз хәзрәт Мөхлисов сүзләренчә, ир-атның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш.
«Әгәр хатын-кыз ирен өйдә ертык халаттан, чәче-башы тузган килеш каршы алса, бу ир кешенең бөтен уйлары, фикере урамдагы кызларда кала. Ә аның уйлары үзенең хәләл җефете турында булырга тиеш. Шуңа күрә хатыны да бизәнсен, матурлансын, пөхтә киенсен», — дип сөйләде имам-хатыйб.
Элегрәк «Татар-информ» Алмаз хәзрәт Мөхлисовның ир-атларга чәчне җилкәгә кадәр үстерергә ярый, дигән фикерен язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз