Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәйрия фонды директоры: Татарстан җибәргән ярдәм Әфганстан татарларын рухландырыр иде
Әфганстанда яшәүче татарлар авыр хәлдә калган.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Әфганстанда яшәүче татарлар Татарстаннан гуманитар ярдәм көтә. Ул ярдәм татарларның рухын күтәрер иде, дигән фикерен белдерде Россия мөселманнарының Хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
«Март аенда Әфганстан хакимияте паспортка һәм туу турында таныклыкка „татар“ милләтен күрсәтергә рөхсәт бирде. Ул безнең өчен зур казаныш булды. Әмма соңгы вакытта татарлар башка милләт итеп языла. Исән калу өчен алар шулай язылырга мәҗбүр, чөнки башка милләтләргә гуманитар ярдәм килә. Татарстаннан гуманитар ярдәм килсә, татарларның рухы күтәрелер иде», — ди ул.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Әфганстанда күпме татар яшәвен әйтүе кыен. Паспортта милләтне күрсәтү мөмкинлеге булганнан соң, биш йөздән артык татар булуын исәпләп өлгергәннәр. Аннан соң паспортлар бирү эше туктатылып торган. Хәйрия фондының Әфганстандагы җитәкчесе Йосыф Шәнвәри сүзләренчә, Әфганстанда уналты провинциядә 1,5 миллионнан артык татар яши.
«Фондта эшләгән егетләр аларга ярдәм алып килгәч, алар рухлана, үзләренә игътибар булуын сизәләр. Анда пуштуннар да үзләрен татар дип әйтә», — дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз