Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәмдүнә Тимергалиеваның абыйсы Фәнәви әфәнде: Хәмдүнәкәем, бәхил бул!
Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның «Курган» зиратында җирләячәкләр.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу тантанасында мәрхүмәнең бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев та катнашты.
«Сөйләргә бик авыр. Шулай да шушы авыр вакытта Татарстанда, Башкортстанда халыкның кеше кадерен белгән халык икәнен тою рәхәтлек бирә. Кулыннан килгән кеше бу бөек халыкка хезмәт итәргә тиеш. Хәмдүнә, халыкка хезмәт күрсәтә алгач, бәхетле булган. Сезгә, аны үзегезнең кызыгыз итеп кабул итеп, үзен күрсәтергә ирек биргәнегез өчен, рәхмәт. Аңа эш башлаганда ярдәм иткән, фатыйха биргән җитәкчеләргә, аны аңлаган халкына, сәнгать әһелләренә рәхмәт. Алар белән бергә эшләгәненә мин горурланам. Хәмдүнәкәем, бәхил бул!» — диде Хәмдүнә Тимергалиеваның бертуган абыйсы Фәнәви әфәнде.
Татарстанның һәм бүгеннән Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның «Курган» зиратында җирләячәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз