news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Хәләл" техник комитеты мөселманнар мәнфәгатен яклаячак

Җитештерүчеләрнең эшен җиңеләйтү юлы буенча барырга ярамый, ди Татарстан мөфтие.

"Хәләл" техник комитеты мөселманнар мәнфәгатен яклаячак
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Әле бүген дә "хәләл" дигән төшенчәне дөрес аңлаучылар аз. Күпләр моны бары тик продукциядә дуңгыз итен кулланмау дип кенә кабул итә, ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Бу хакта ул Россия ислам институтында узган “Хәләл” техник комитеты утырышында белдерде.

“Безнең өчен хәзер хәләл дип аталганны түгел, ә чынлыкта хәләл булганны билгеләү мөһим. Безнең алда хәзер җитештерүче мәнфәгатьләрен якларгамы, әллә кулланучыныкынмы дигән сорау килеп баса. Гамәлдә без хәзер күбрәк җитештерүчене яклыйбыз. Бу дөрес түгел. Без мөселман кешесен якларга тиешбез”, – дип ассызыклады мөфти.

Камил Сәмигуллин сүзләренчә, продуктның исеме түгел, ә асылы мөһим. Җитештерүчеләр исә, еш кына үз эшенең кыенлыкларына зар белдерә, үз эшләрен җиңелләштерергә тырыша. Алар артыннан барырга ярамый, дип ассызыклый мөфти.

Белешмә өчен: “Хәләл продукция һәм хезмәтләре”н стандартлаштыру буенча проект техник комитеты 2017 елның октябрендә оешты.Техник комитет рәисе итеп Татарстан мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнде. Бүген техник комитетның беренче утырышы уза.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot