Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Хәләл” техник комитеты 2021 елга кадәр эш программасын төзегән
Алдагы өч елда башкарылырга тиешле бурычлар исемлегендә барлыгы 10 пункт урын алган.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Агымдагы елның октябрь аенда булдырылган “Хәләл продукция һәм хезмәтләр” проекты техник комитеты алдында зур максатлар тора. Бүген техник комитетның 2021 елга кадәр бурычлары билгеләнгән, башкарылырга тиешле эшләрнең программасы төзелгән. Бу оешманың алдагы өч елга эш юнәлешләре белән бүген Россия ислам институтында таныштырдылар. Бүген биредә комитетның беренче утырышы узды.
“Илкүләм стандартлаштыру программасына без бераз соңарып керәбез. 2018 елга аяк басарга инде айдан кимрәк вакыт калды. Программа расланган. Хәзер бюджет акчасына, грантлар хисабына тормышка ашырылачак стандартлар сайлана. Әмма шулай да безгә соңарып булса да кушылырга беркем дә комачаулык итми. Без хәләл стандартларын тормышка ашыру теләгебез, эш юнәлешләребез турында җиткерәчәкбез. Безнең өчен хәзер 2019 елга илкүләм стандартлар булдыру юнәлеше күбрәк актуаль», - дип белдерде Казан ислам университеты проректоры, “Хәләл” проект техник комитеты җаваплы сәркәтибе Рөстәм Нургалиев.
2021 елга кадәр башкарылырга тиешле бурычлар исемлегендә барлыгы 10 пункт урын алган.
Алар арасында:
- хәләл индустриясе белән бәйле илкүләм һәм халыкара тәҗрибәне өйрәнү;
- хәләл җитештерүдә терминология булдыру;
- хәләл продукция җитештерүгә техник таләпләр эшләү;
- хәләл ризыкка гомум таләпләр булдыру;
- хәләл продукция һәм хезмәтләргә ирекле сертификация үткәрү тәртибен билгеләү;
- хәләл продукция җитештерелгән чималга таләпләр кертү һ.б. бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз