news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл индустриясендә гомумфедераль стандартлар булдыру мәсьәләләре карала

Россия ислам институтында "Хәләл" техник комитетының беренче утырышы уза.

Хәләл индустриясендә гомумфедераль стандартлар булдыру мәсьәләләре карала
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Хәләл продукция һәм хезмәтләрнең илкүләм стандартларын булдыру һәм аларны гамәлгә кертү буенча республикада эш башланды. 2017 елның июлендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән Хәләл продукцияне җитештерү өлкәсендә техник комитет оештырылды. Бүген Россия ислам институтында бу комитетның беренче утырышы уза.

Түгәрәк өстәл форматында оештырылган утырышта 2020 елга кадәр хәләп продукцияне һәм хезмәтләрне стандартлаштыру юнәлешендә башкарылырга тиешле эш, әлеге эшчәнлектә төп кыенлыклар һәм кулланылачак ысуллар хакында сүз барды.

"Хәләл продукция һәм хезмәтләр" проекты техник комитетының рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп узганча, хәләл индустриясе бөтен дөньяда бик актив таралыш ала, шул исәптән бездә дә. Шуңа күрә хәләлгә карата гомумфедераль стандартлар булдыру бик мөһим эш.

“Кайчан да булса хәләл продукция һәм хезмәтләрне стандартлаштыру мәсьәләсе барыбер калкып чыгар иде. Без киләчәкне күзаллап эш итәбез. Дәүләт катнашында без бу стандартларны булдыру бурычы куйдык. Бу стандартларның үзебез өчен дә, дәүләт өчен дә ярашлы булуы зарур. Алар безне тулысынча канәгатьләндерергә һәм шул ук вакытта юридик яктан дөрес булырга тиеш”, – дип билгеләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100