news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гыйлем Камай — «Мәктәптә укыган чорда ук егеттә химия фәненә мәхәббәт уяна»

1926 елда Томск университеты физика-математика факультетының химия бүлеген тәмамлаганнан соң Гыйлемне Казан университеты аспирантурасына укырга җибәрәләр. Ул профессор Александр Арбузовның шәкерте була, соңрак үзе аның эшен дәвам итә.

Гыйлем Камай — «Мәктәптә укыган чорда ук егеттә химия фәненә мәхәббәт уяна»

Химия өлкәсендә беренче татар профессоры, мышьяклы органик кушылмалар химиясе буенча фәнни юнәлешне нигезләүче Гыйлем Камай 1901 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш шәһәрендә йөк ташучы Хәйри агай гаиләсендә туа. Аңа 9 яшь чагында әтисе вафат була, әнисе 3 бала белән тол кала. Ачлы-туклы гаиләсе яшәешен очын-очка ялгасын өчен малай бик иртә тормыш арбасына җигелә – йөкләр ташый, атлар көтә. 

1916 елда Камай Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә.

Гражданнар сугышы елларында Гыйлем Камай адмирал Колчак, генерал Семёнов, барон Врангель гаскәрләренә каршы бәрелешләрдә катнаша – Перекопны штурмлый.

Мәктәптә укыган чорда ук егеттә химия фәненә мәхәббәт уяна. 1926 елда Томск университеты физика-математика факультетының химия бүлеген тәмамлаганнан соң Гыйлемне Казан университеты аспирантурасына укырга җибәрәләр. Ул профессор Александр Арбузовның шәкерте була, соңрак үзе аның эшен дәвам итә.

Энергиясе ташып торган аспирант барысына да өлгерә – Татар коммунистлар университетында гомуми химия укыта, химия дәреслеген татар теленә тәрҗемә итә, татарча химия сүзлеген төзи, химия буенча оригиналь әдәбият өйрәнә. 1929 елда яшь галим квалификациясен күтәрү өчен Германиядәге Тюбинген университетына, профессор Я.Мейзенгеймер лабораториясенә җибәрелә.

1930 елда Казанга кайтуга ук Камай эшкә чума. 1931 елда аңа профессор дәрәҗәсе бирелә, ул Казан университетының органик химия кафедрасына кабул ителә, шулай ук А.М. Бутлеров исемендәге химия фәнни-тикшеренү институтында лаборатор тикшеренүләргә керешә. 

1932 елда Гыйлем Камайга Татарстанның Социалистик Төзелеш Батыры исеме бирелә. 1935 елда ул Казан университеты ректоры булып раслана. Ректор укыту ысулларын һәм студентларның тикшеренү эшчәнлеге алымнарын камилләштерүгә, хуҗалык эшләренә, шул исәптән студентлар өчен тулай тораклар төзүгә зур игътибар бирә.

1937 елның сентябрендә нахак яла ягылып, галим репрессияләнә. 1939 елның маенда ул азат ителә.

1941 елда Гыйлем Камай уңышлы рәвештә докторлык диссертациясен яклый, анда ул үзенең V төркем элементларының органик кушылмалары өстендә күпьеллык теоретик һәм эксперименталь тикшеренүләренә нәтиҗә ясый.

Бөек Ватан сугышы чорында Гыйлем Камай фронт һәм тыл ихтыяҗларын тәэмин итүгә бәйле күп кенә эшләрдә актив катнаша. Аның нитрокушылмалар (шартлаткыч матдәләр) өлкәсендәге фәнни хезмәтләре оборона сәнәгате өчен зур әһәмияткә ия була.

Сугыштан соңгы елларда Гыйлем Камай Татарстанда иң мәшгуль галимнәрнең берсе була. 1946 елда аны СССР ФА Казан филиалының гыйльми секретаре итеп билгелиләр, бер үк вакытта Казан химия-технология институтының төп органик синтез технологиясе кафедрасы мөдире итеп сайлыйлар.

1950 елларда СССР ФА Казан филиалының Химия институтында һәм КХТИның төп органик синтез технологиясе кафедрасында мышьяклы органик кушылмалар химиясе буенча киң тикшеренүләр  җәелдерелә, шуның өчен 1952 елда аңа Сталин премиясе бирелә. Ул ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе исемнәренә лаек була, 2 Ленин ордены, 3 Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә. Гыйлем Камай – 356 фәнни хезмәт, 35 уйлап табулар авторы.

Гыйлем Хәйри улы Камай 1970 елның 17 мартында вафат була, Казанның Яңа Татар зиратында җирләнә.

Атаклы галимнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә рәсми чаралар күрелә. Казанның бер урамы аның исеме белән атала. 1993 елда ТР Фәннәр академиясе химия һәм химия технологияләре өлкәсендәге иң яхшы хезмәтләр өчен Гыйлем Камай исемендәге премия булдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100