news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова: Сара Садыйкова татар сәнгатендә күп юнәлештә беренче булган

Гүзәл Сәгыйтова: Сара Садыйкова татар сәнгатендә күп юнәлештә беренче булган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган концертка әзерлек вакытында композитор тормышына һәм иҗатына кагылышлы яңа фактлар ачылачак. Казанның «Калеб» иҗат берләшмәсе яшь буын иҗатчылары белән бергә әзерләгән программада Сара Садыйкованың татар сәнгатендәге урынына аерым игътибар биреләчәк.

«Кайтаваз. Сара Садыйкова» концертына багышланган матбугат очрашуында Казан шәһәре вице-мэры, «Калеб» яңа буын җыены авторы Гүзәл Сәгыйтова Сара Садыйкованың татар мәдәнияте өчен әһәмиятен билгеләп үтте.

«Сара апа белән ничектер көннән-көн якынаябыз, концертның сценариен төзегәндә дә яңа фактлар ачыла. Сара апага килгәндә, татар халкының беренче хатын-кыз композиторы буларак аны барыбыз да беләбез. Бөтен җирдә беренче булган ул! Карагыз, композитор Солтан Габәши Сара Садыйкованы күреп, Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесына җибәрә. Беренче операны Солтан Габәши нәкъ менә аның тавышына, аңа багышлый. Бу беренче татар операсында беренче хатын-кыз партиясе, төп партия була. Кыскасы, Сара апа – безгә канат куючы, бүгенге көндә бик күпләргә мотивация бирүче», – диде ул.

Концертта Сара Садыйкованың җырлары бүгенге яшь иҗатчылар иҗат иткән яңа әсәрләр белән бергә яңгыраячак. «Казан мэриясе белән берлектә әзерләнгән концертыбызның максаты – шәхесләрне искә төшерү, аларның исемнәрен яңартып, мирасларын яңа буынга тапшыру», – дип искәртте Гүзәл Сәгыйтова.

  • Концертның кураторы – Лилия Сәлахова.

  • Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган «Кайтаваз. Сара Садыйкова» концерты 26 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак. Әлеге чарадан кергән акчалар Сара апаның кызы – 101 яшьлек Әлфия Айдарскаяга тапшырылачак, ул, үз чиратында, аларны ноябрь башында Мәскәүдә узачак әнисенә багышланган концертны оештыруга юнәлтәчәк, дип хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot