news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Сәгыйтова: Рәдиф Гаташ - хатын-кызларны күтәргән, аларны зурлаган шагыйрь

Гүзәл Сәгыйтова: Рәдиф Гаташ - хатын-кызларны күтәргән, аларны зурлаган шагыйрь
Фото: Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтыннан алынды (Дарья Анферова)

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Кичәне КФУның татар әдәбияты кафедрасы, Казан федераль университеты галиме, профессор Ләйлә Минһаҗева оештырды.

Тантананы Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов ачып җибәрде. Ул Рәдиф Гаташның татар әдәбиятын үстерүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

«Рәдиф Кәшфулла улы сәнгатькә хезмәт итүнең ачык үрнәге булып тора. Шәрык шигърияте традицияләрен үз эченә алган һәм Тукай традицияләрен дәвам иткән иҗатын бүген безнең Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары өйрәнә», - дип искәртте югары мәктәп деканы.

Шулай ук ул шагыйрьнең үз вакытында әлеге университетта белем алуын һәм бүген дә туган югары уку йорты белән тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады.

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова шагыйрь иҗатындагы хатын-кыз образына югары бәя бирде. «Рәдиф абый – хатын-кызларны күтәргән, аларны зурлаган шагыйрь. Ул безне аерым бер пьедесталга бастырды, чөнки татар ир-егетләре күпчелек очракта хатын-кызларга икенче план итеп карый. Ләкин Рәдиф абый безне күтәрә белә», – дип белдерде ул.

Юбилярны шулай ук Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина котлады. Чыгыш ясаучылар шагыйрьнең уникаль лирик сәләтен һәм аның татар халкының рухи кыйммәтләрен саклаудагы ролен билгеләп үттеләр.

Филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов юбилярның күптән түгел чыккан җыентыгына югары бәя бирде. «Рәдиф Гаташ – кабатланмас шәхес. Аның иҗатында нечкә лиризм, Шәрык шигърияте традицияләре һәр шигъри юлында сизелә. Ул жанр хәзинәсен баетуга, бигрәк тә татар шигъриятендә Шәрык шигыре традицияләрен үстерүгә зур өлеш кертә», – дип әйтте ул.

Татар әдәбияты кафедрасы доценты Миләүшә Хәбетдинова Чулпан Зарипова-Четинның иҗади потенциалын үстерү мисалында шагыйрьнең иҗади яшьләрне тәрбияләүгә керткән өлешен ачты.

Кичә дәвамында студентлар һәм кунаклар шагыйрьнең шигырьләрен укыды, әсәрләренә язылган җырларны башкарды. Аерым игътибарга Казахстаннан килгән аспирантларның чыгышы лаек булды – алар Рәдиф Гаташ тәрҗемә иткән казакъ шагыйре Магҗан Җомабаевның әсәрләрен тәкъдим иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot