news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: Казанда татар балаларының 49 проценты үз ана телендә тәрбия ала

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары сүзләренчә, фәннәрне татарча укыту соңгы өч елда тотрыклы рәвештә 19 проценттан кимеми.

Гүзәл Сәгыйтова: Казанда татар балаларының 49 проценты үз ана телендә тәрбия ала
Салават Камалетдинов

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казанда татар балаларының 49 проценты үз ана телендә тәрбия алуын әйтте.

«Туган телдә белем һәм тәрбия алу өчен шартлар тудыру - Казан шәһәре мәгарифенең төп юнәлешләренең берсе. Бүген шәһәрдәге 325 балалар бакчасына 31,7 мең татар баласы йөри, шуларның 15,5 меңе татарча тәрбияләнә. Бу 49 процент татар баласы үз ана телендә тәрбия ала дигән сүз. Казанның 85 балалар бакчасында тәрбия татар телендә алып барыла. Моннан тыш, 154 бакчада 349 татар төркеме эшли. Бу - статистика. Әлбәттә, алар ни дәрәҗәдә татар телле булуы икенче сорау», - диде Гүзәл Сәгыйтова татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Гүзәл Сәгыйтова сүзләренчә, бүген Казанның 169 мәктәбендә барлыгы 148,7 мең бала белем ала, шуларның 82,4 меңе татар телен өйрәнә. Ул татар балаларына туган телдә белем бирү, ягъни фәннәрне татарча укыту соңгы өч елда тотрыклы рәвештә 19 проценттан кимеми дигән мәгълүмат җиткерде.

  • Әлеге чарада Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага карата соклануын белдерде, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100