news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Сәгыйтова: «Калеб» хәзер «Безнең җыр» иҗат лабораториясе белән дәвам итә

Гүзәл Сәгыйтова: «Калеб» хәзер «Безнең җыр» иҗат лабораториясе белән дәвам итә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» яңа буын җыенының бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде.

«Калеб» хәзер «Безнең җыр» иҗат лабораториясе белән дәвам итә. «Калеб»нең киләчәге турында уйларга кирәк. Яңа сулыш белән дәвам итәбез икән, димәк, безгә бары тик «Калеб» белән шөгыльләнә торган кеше кирәк, чөнки ул көч, энергия, вакыт таләп итә. «Безнең җыр» лабораториясендә яңа, талантлы яшьләр катнашты. Яңа шагыйрьләр юк, әмма яңа җырчылар һәм композиторлар бар. «Калеб» – чиста хисләр белән эшләнгән еллар. Бу проект безнең өчен бик кадерле», - диде ул очрашуда.

  • 19 декабрь 19:00 сәгатьтә «Пирамида» концертлар залында «Калеб» яңа буын җыенының 10 яшьлек туган көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Кичәгә чакыру билетларын алыр өчен, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең социаль челтәрләрдәге төркемендә теркәлү сорала.
  • «Калеб» яңа буын җыены моннан ун ел элек яшь татар иҗатчыларын үзара таныштыру, берләштерү, яңа әсәрләр иҗат итү максатыннан барлыкка килгән мәйдан. Аның чишмә башында иҗатчылар һәм журналистлар Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов, Сөмбел Гаффарова, Гөлчәчәк Баһавиева, Рания Усманова һ.б. тора. «Калеб» – коммерция оешмасы түгел, аның төгәл урнашу урыны, билгеле штаты юк.

  • Кичәдә катнашачаклар: Шагыйрьләр – Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Резедә Гобәева, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Гөлүсә Шиһапова. Композиторлар – Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина. Җырчылар – Илүсә Хуҗина, Илгиз Мөхетдинов, Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Алсу Фәйзуллина, Артур Исламов, Илгиз Шәйхразиев, Эльза Исламова.

  • Хореография – Нурбәк Батулла, «Дорога из города» коллективы. Музыка – «La Primavera» Казан камера оркестры, дирижеры – кичәнең музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал. Кичәнең сценарий авторы – шагыйрә Резедә Гобәева. Кичәнең режиссеры – ТР халык артисты Радик Бариев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100