Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Грозныйда Татарстан мөфтие Чечня Башлыгы белән дини вәзгыять турында сөйләштеләр
Камил хәзрәт Чечняда беренче президент А.А.Кадыйровның 68-еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада катнашу өчен килгән.
(Казан, 24 август, “Татар-информ”). Бүген Грозныйда Чечня Башлыгы Рамзан Кадыров Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күрешү Чечняда беренче президент А.А.Кадыйровның 68-еллыгы уңаеннан уздырылган тантаналар тәмамланганнан соң, Рамзан Кадыровның резиденциясендә аның киңәшчесе һәм Чечня мөфтие Сәлах хаҗи Межиев катнашында узды.
Чечня башлыгы һәм мөфтиләр Камил хәзрәт һәм Сәлах хаҗи Россия өммәтенең үсеш юнәлешләре, илебездә һәм дөньяда гомуми дини вәзгыять турында сөйләштеләр. Беррәттән сүз Исламның үсешенә, аның асыл кыйммәтләре ныгуына һәм рухи традицияләрен торгызуга каршылык тудыручы аеруча кискен проблемалар турында да барды.
Рамзан Ахматович Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка үзенең сәламләү сүзләрен җиткерергә сорады һәм ике мөфтият арасында багланышларны көчәйтергә дигән тәкъдим белән чыкты. Тәкъдимдә хезмәттәшлекне Россиядә мөселман инфраструктурасын төзүдә һәм дин кардәшләрнең хокукларын яклау өлкәсендә алып бару күздә тотылды.
Үз чиратында Камил хәзрәт Чечня лидерына әлеге очрашуга һәм Әхмәд Кадыйров истәлегенә багышланган чараларга чакырулары өчен рәхмәт белдерде һәм аларда алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Бүген Камил хәзрәт Грозныйдагы сәфәрен дәвам итәчәк һәм мөфти Салах Хаҗи Межиев белән Рамзан Кадыров резиденциясендә узган күрешүләргә нәтиҗәләр ясар өчен, Татарстанның һәм Чечня мөфтиятләренең үзара багланышларын арттыру мөмкинлекләре турында уйлану өчен кабат очрашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз