news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грозный шәһәрендә Рамзан Кадыров исемендәге мәчеткә нигез салдылар

Россия Герое, Чечня Республикасының беренче Президенты Әхмәт Кадыровның оныгы Адам Кадыров әлеге мәчетне төзү эшләренә старт биргән.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Чечня Республикасы башкаласы Грозный шәһәрендә яңа мәчет төзелешенә нигез салдылар. Республика халкы һәм Чечня Республикасы башлыгы командасы әгъзалары мәчеткә Рамзан Кадыров исемен бирергә тәкъдим итте. Бу турыда «Грозный-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәчет ике мең кешегә исәпләнгән. Ул Грозный шәһәренең Олимпийский бистәсендә урнашачак. Төзүчеләр сүзләренчә, ул төбәктә иң матур изге урын була.

Районда яшәүчеләр әлеге мәчет төзелүгә шатлануын белдерде. «Безнең районда төбәкнең иң матур мәчетләренең берсе урнашачак. Ниһаять, безнең үтенечне ишетүләре һәм мәчетнең Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Әхмәт улы Кадыров исеме белән аталуы шатландыра», — ди башкаланың Әхмәт районында яшәүчеләр

Яңа мәчет төзелешенә капсула салуда Чечня Республикасы Мөфтие Сәлах-Хаҗи Межиев, Чечня Республикасы башлыгы киңәшчесе, Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Төзү эшләренә старт бирү хокукы Россия Герое, Чечня Республикасының беренче Президенты Әхмәт Кадыровның оныгы Адам Кадыровка бирелде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100