news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, балаларны аеру өчен Татарстанда җиде мәктәпне яптылар

Минзәлә районында — өч, Лаешныкында — ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берешәр мәктәп ябылган.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыручыларның санын арттырмас өчен, Татарстанда җиде мәктәп тулысынча ябылып тора.

«214 мәктәптә сыйныфлар читләштерелде. Минзәлә районында өч мәктәп, Лаешныкында — ике, Чирмешән һәм Зәй районнарында берешәр мәктәп балаларны аеру өчен тулысынча ябылды», — дип әйтелә Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат үзәге хәбәрендә.

Татарстан мәктәпләрендә бүген 751 укучы иртәнге фильтрдан үтмәгән. 1 сентябрьдән алып, андый укучыларның саны 37 671 булган. Республикада 466 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтры аша уза, диелә хәбәрдә.

Алдарак «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 белән авыруның 412 яңа очрагы теркәлүе турында хәбәр иткән иде. Бу — пандемия башланганнан бирле республикада авыручыларның рекордлы саны.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100