news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Грант акчалары алып та, эш башламаган фермерлар җаваплылыкка тартылачак – Марат Әхмәтов

Биектау, Саба, Кукмара районы фермерлары, 1,5 млн сум грант алып та, эш башламаган.

(Арча, 17 ноябрь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Грант отып та эшләмәгән фермерлар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак. Бу хакта бүген Арчада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

«Республика «Гаилә фермаларын үстерү», «Башлангыч фермерларга ярдәм» федераль программалары белән тыгыз эшли. Алты ел эчендә 821 крестьян-фермер хуҗалыгы 1,6 млрд.сум акча алган. 2017 елда 121 КФХ 375 млн.сумлык грант откан. Шуларның 66сы - 4028 башка исәпләнгән сөтчелек фермасы, 25е - 2045 башка исәпләнгән мөгезле эре терлек үрчетү өчен.

«Быел әлеге программаларда катнашкан районнар арасында Балык Бистәсе, Саба, Мамадыш районнарын аерып әйтергә кирәк. Әлеге төбәк конкурсантлары программада катнашу өчен нык әзерлекле иде.

Дөрес, җиңүчеләр, программа таләпләренә туры китереп, эш башларга да тиеш. Питрәч, Лаеш, Балык Бистәсе районнарында фермалар тулып килә. Теләче, Арча, Кукмара районнары башлыкларына контрольне көчәйтергә киңәш итәм, грантлар алынды, алга китеш юк», - диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, грант отып, акча алып та, объектлар төземәгән, эшчәнлек тергезмәгән фермерлар бар.
«Өч фермердан хәтта акчаларны кире кайтарып алырга туры килде. Болар - Биектаудан Әлимова (100 баш сарыкка исәпләнгән ферма проекты), Кукмарадан Шакиров (50 баш мөгезле эре терлек), Сабадан Ганиев (30 баш ат тотуга исәпләнгән ферма программасы). Алар барысы да дәүләт программасы нигезендә 1,5 млн сум грант откан иде», – дип искәртте Марат Әхмәтов.

Шулай ук ул әлеге мәсьәләдә, район башлыклары белән бергә, авыл җирлеге башлыкларына да игътибарлырак булырга кушылды.
«Сез ризалык биреп, теләктәшлек күрсәтмәсәгез, без бер генә документка да имза куймыйбыз. Бу – сезнең җилкәдәге җаваплылык та. Сез - аларның проектларына ышанган кешеләр. Сезнең күбегез грантларга кулланучы кызыксынучы буларак кына карый, шул юл белән районга акча китертү максатыгыз. Конкурсларга әзерлекез кешеләрне «куалап кертеп», безне дә ялгышлыкка этәрәсез, үз-үзегезне дә алдыйсыз. Шулай итеп, эшләр административ һәм җинаять җаваплылыгы ачуга кадәр барып җитә», – диде ТР вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100