news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гомәр Бәширов — «Гомерем буена берәүдән дә көнләшмәдем, шуңа озак яшәдем»

Гомәр Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә.

Гомәр Бәширов — «Гомерем буена берәүдән дә көнләшмәдем, шуңа озак яшәдем»

ТАССРның халык язучысы Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 елның 7 гыйнварында Казан өязенең Арча волосте Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 7 яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый. Шул елларда абыйсын солдатка алалар, әтисе бик еш авырый башлый. Тормышны тартып бару әле үзе дә бала гына булган Гомәр җилкәсенә төшә. 

1919 елдан ул Арча өязендә укытучылык итә. 1920–1924 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, 1920 елда Сиваш — Перекоп өчен барган сугышларда катнаша. 1924 елда Эчке эшләр халык комиссариатының Казандагы берьеллык махсус мәктәбендә укый, соңыннан 1929 елга кадәр Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1932 елда Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтен башкара.

1932 елда Гомәр Бәширов Казанга күченә. Матур әдәбиятка булган мәхәббәте, язу таланты аны журналистика өлкәсенә алып килә. Ул «Кызыл Татарстан» газетасы хәбәрчесе, «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли. 

1941 елда Татарстан дәүләт нәшриятында матур әдәбият бүлеге мөхәррире, 1941–1942 елларда «Совет әдәбияты» журналының җаваплы сәркәтипләренең берсе, 1942–1944 елларда ТАССР Халык комиссарлары советы каршындагы Радиолаштыру һәм радиотапшырулар комитетында баш мөхәррир вазифаларын башкара.

Гомәр Бәширов җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, 1953–1958 елларда ул ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. 1951–1955 елларда ТАССР Югары Советы, 1954–1962елларда СССР Югары Советы депутаты була.

Гомәр Бәширов әдәбиятка 1930 еллар башында килә. «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 елда Мәскәүдә «Ударниклар» журналында басылып чыга. 1937 елда язучының Кызыл Армия сугышчыларының 1920 елда Сивашны кичкәндәге батырлыклары сурәтләгән атаклы «Сиваш» повесте дөнья күрә. Совет халкының фашист илбасарларына каршы героик көрәшен чагылдырган «Намус» романы 1947 елда нәшер ителә. 

Автор шул чор татар авылын сурәтләп, үз халкының бай рухи дөньясын ачып бирә, романның төп герое — көчле рухлы, кешелекле, эчкерсез Нәфисә — сугыштан соңгы татар әдәбиятында иң уңышлы хатын-кыз образларыннан берсе булып таныла, әсәр киң популярлык казана. Төрле елларда романның рус телендә 1 млн нан артык гомуми тираж белән унлап басмасы дөнья күрә, инглиз, француз, немец, испан, кытай, венгр, поляк, чех, болгар һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. 

1951 елда әлеге әсәр СССР Дәүләт бүләгенә лаек була. 1967елда Гомәр Бәширов татар халкының гореф-гадәтләрен, рухи яшәешен яктырткан «Туган ягым — яшел бишек» исемле автобиографик повестен яза. 1977 елда аның «Җидегән чишмә» романы басылып чыга. Романда автор татар әдәбиятында беренчеләрдән булып табигатькә сакчыл караш мәсьәләсен күтәреп чыга.

Гомәр Бәширов — фольклор әсәрләрен туплап, эшкәртеп, бастырып чыгару белән дә шөгыльләнә: 1960 елда «Туксан тугыз мәзәк», 1963 елда «Мең дә бер мәзәк» исемле җыентыклары дөнья күрә. 1984 елда Гомәр Бәшировның «Көзге ачы җилләрдә», 1990 елда «Сарут» повестьлары басылып чыга. Әхлакый-психологик, социаль проблемалар күтәрелгән бу әсәрләр дә укучылар күңеленә хуш килә. 

«И язмыш, язмыш» повесте (1990) 1996 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Язучы әдәби тәнкыйть үсешенә дә үз өлешен кертә. Күпкырлы иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге өчен Гомәр Бәширов Ленин ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары белән бүләкләнә. Аңа 1986 елда ТАССРның халык язучысы исеме бирелә, ул Казан шәһәренең мактаулы гражданы итеп сайлана.

Гомәр Бәширов 98 яшендә 1999 елның 7 маенда Казанда вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Язучы үзе турында: «Гомерем буена берәүдән дә көнләшмәдем, шуңа озак яшәдем», — дип билгеләп үтә. Казанда Маяковский урамындагы Гомәр Бәширов яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырылган. Арча районы Яңасала авылында Гомәр Бәширов туган нигездә 2020 елда язучыга һәйкәл, парк һәм истәлек тактасы ачылды, авылның урта мәктәбендә әдипкә багышланган музей-бүлмә эшләп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100