Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гөлзадә Сафиуллина: Мөнәҗәтләрдә халкыбыз күңелендә булган җан ачысы ята
«Бездәге мөнәҗәтләр башка халыкларда юк», - диде җырчы.
Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина «Кышкар нуры» фестивалендә мөнәҗәт жанрының үзенчәлекләре, аларны беренче тапкыр татар эстрадасында башкару тарихы турында сөйләде.
– Мөнәҗәт, бәет, риваять, легенда, мәкаль, әйтем, әкият һ.б. халкыбызның рухи мирасын хәтеребездән оныттырырга тырышканнар. Бөек Ватан сугышында бөтен төрки халыкларның эпосын, Алтын Урда дәүләте тарихы кергән фольклорын бөтенләй тыярга, дигән карар чыга. Бу – канкойгыч сугыш барган вакыт. Кемнең ни эше бар фольклорда?
Сугышта татарлар алгы сафта булган, алар динен дә тоткан. Татарларны тамырыннан чабарга омтылганнар. Агач тамырсыз калгач, ботагы да, яфрагы да үсми, җимеш тә бирми. Шушы эшне әби-бабалар, имамнар, шәкертләр аңлап алган. Яшереп булса да, мирасыбызны саклап калганнар. «Астан» гына эш итү – халкыбызның җанында, күңелендә.
Минем кечкенәдән үк артист буласым килде. Әти тыйды. Качып булса да, мунчада, урманга барып җырлый идем. Ветеринария институтын тәмамлап, өч ел ветеринар булып эшләп тә, барыбер артист булдым. Теләгәнемә ирештем.
Авылларда гастрольдә йөргәндә әбиләрдән борынгы җырлар, мөнәҗәт, бәетләрне яздырып ала идем. Байтак материал җыелды. Әмма ләкин миңа кадәр бик күп татар галимнәре бөтен татар яшәгән төбәкләрдә йөргән, материал туплаган. Татарстан Фәннәр академиясенә алып кайтып тапшырганнар. Алар анда бер бүлмәдә тупланып, череп яткан, чөнки мөнәҗәтләрне әйтергә, җырларга ярамаган. Мөнәҗәтләрдә яшерен гыйлем бар.
Мөнәҗәтләрдә халкыбыз күңелендә булган җан ачысы ята. Аларны иманын сатмаган халкыбыз, әби-бабаларыбыз язган. Мөнәҗәт – Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү, күңелдәге кайгы-хәсрәтләрен Аллаһы Тәгалә белән бүлешү, аннан ярдәм сорау. Бездәге мөнәҗәтләр башка халыкларда юк. Алар чукындыру, басып алуларга багышлап язылган.
1990 елларда мөнәҗәтләрне сәхнәгә чыгарырга, радиодан яңгыратырга ярамый иде. Шул вакытта мин, галим Котдус Хөснуллин ярдәме белән төнлә белән качып радиода мөнәҗәтләр яздырдым. Мәскәүгә барып, үземнең акчага пластинка чыгардым. Шуннан соң язмаларымны Бөтендөнья татар конгрессы съездында татар халкына тараттым.
Күптән түгел Россия ислам университеты, Диния нәзарәте, Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә мөнәҗәтләрне туплап, «Көйләп укырга өйрәнәбез» дигән ноталы әсбап чыгардык. Әсбапның электрон варианты да бар.
Бәла-каза булса, шунда ук безнең халык бәет иҗат итә. Хәзерге заманда да бәет, мөнәҗәт язалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз