«Республикабыз җитәкчелеге тарафыннан телебез, әдәбиятыбыз милли мирасыбыз, рухи һәм матди мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә бик зур эш башкарыла бездә. Аерым энтузиастлар, оешмалар тарафыннан тәкъдим ителгән башлангычларның зур күпчелеге яклау таба, ярдәм күрсәтелә. Бу эшчәнлек бары тик мактауга һәм рәхмәткә лаек.
Икенче яктан, бу эшчәнлек нәтиҗәсе шул ук белгечләр, укытучылар, киң җәмәгатьчелек тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә файдаланыламы?
Шулай ук телгә хөрмәт, куллану мәсьәләсенә тукталасым килә. Бу юнәлештә төп бурычны мәктәпкә кенә кайтарып калу дөресме икән? Ни генә әйтсәк тә, телнең чишмә башы – гаилә бит. Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас, ди безнең халык. Әгәр гаиләдә салынмаса, тел кеше җанына кереп урнаша алмый, ул бары тик аралашу чарасы буларак кына кабул ителәчәк.
Телнең төп вазифасы аралашу гына түгел бит. Аның яшәеш төпкелендә яткан төп функциясе – милләт хәтерен саклап, буыннан буынга җиткерү. Әгәр ныклы гаилә институты булмаса, телне бөтен барлыгы, байлыгы белән саклап калып, тәмен, көчен тоеп куллана алырбызмы һәм, гомумән, саклап кала алырбызмы? Менә бу яссылыкта эшлисе эшләребез күп әле безнең», – ди ул.
Профессор Гөлшат Галиуллина белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.