news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гөлназ Сәфәрова татар җырына бәйле проектлар турында: Алар күп булуга сөенергә генә кирәк

Гөлназ Сәфәрова татар җырына бәйле проектлар турында: Алар күп булуга сөенергә генә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова татар җыры белән бәйле күп проектлар булуга сөенеп кенә торырга кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул Ваһапов фонды үткәргән матбугат очрашуында сөйләде.

«Ваһапов фондында күп төрле форматлар булуын күрәбез. Мин мондый күп форматлылыкка сөенәм генә. «Татар җыры» һәм «Яңа татар җыры» турында бик күп сүзләр булган иде. Бу бит шулай ук төрле форматлар. Татар халкында мондый форматлар ни кадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшырак. Димәк, без төрле форматтагы, зур, масштаблы чаралар үткәрергә үзебезгә рөхсәт итә алабыз», - дип сөйләде ул.

Ул «Татар радиосы»нда эшләгән вакытта үзеннән «Болгар» һәм «Тәртип» радиоларына карата фикерен сораганнарын искә алды. «Минем караш бөтенесенә дә бертигез, барысын да хөрмәт итәм һәм яратам. Радиоларда да төрле формат, җырчылар, алып баручылар», - диде ул.

Ул «тагын бер концерт уйлап чыгарганнар», «тагын бер җырчы барлыкка килгән» кебек яңгыраган фикерләргә карашын да әйтте. «Алар бит барысы да татар телендә. Татар проектына сөенергә генә кирәк. Димәк, без булдырабыз. Без барыбыз да бер эшне башкарабыз – милләткә хезмәт итү», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100